Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Команда ил Президенты белән очрашты

Шәһәребезнең данлыклы “КАМАЗ-Мастер” командасы Россия Президенты Владимир Путинның Казанда эшлекле визиты кысаларында илбашы белән очрашты.

Команда капитаны Владимир Чагинны юбилей “Дакар” финишына чакырды һәм туристлык-транспорт программасын гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде.
“Без Владимир Владимирович белән аралашуга бик шат булдык. Моңа кадәр дә очрушалар булса да, бу юлы да аның тавышында команда белән кызыксыну бар иде. Без аны узган Дакар белән кыскача гына таныштырдык.
Спорт дөньясында киләсе зур вакыйга - “Ефәк юлы” раллие, аны стартка яки финишка килергә чакырдык”, - ди Владимир Чагин. Ул шулай ук Путинны яңа программа белән таныштырды - бу Россия территориясе буенча 10 туристик-транспорт өлешен булдыру. Команда капитаны, безнең илдә туризмны киңәйтү буенча Россия Президентының инициативасын гамәлгә ашыру өчен үз тәҗрибәләрен кулланырга әзер, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X