Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Разил Вәлиевны искә алу кичәсе күчерелә

Сатып алынган билетлар үз көчендә кала, ди концерт оештыручылар.

Бүген Чаллыда, Сара Садыйкова исемендәге концерт залында, күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевны искә алу кичәсе булырга тиеш иде. Кызганыч, оештыручылар аның күчерелгәне турында хәбәр итте. 

- 23 апрельдә Чаллыда узарга тиешле «Разил Вәлиев ядкаре» дип исемләнгән концертыбыз 7 октябрьгә күчерелә. Сатып алынган билетлар үз көчендә кала. Күрешкәнчегә кадәр, – дип языла Ваһапов фестиваленең телеграм битендә. 

Концертта Илһам Вәлиев, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рөстәм Асаев, Рөстәм Насыйбуллин, Рәнис Габбасов, Динар Шәрәфетдинов кебек күренекле җырчылар катнашырга тиеш иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев