Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Концерт барышында Мөнир Рахмаевның фонограммасы өзелгән һәм ул а капеллага җырлаган

Җырчы Мөнир Рахмаев «Зәкят» фонды оештырган хәйрия концертында зал белән бергә а капелла җырлады.

Мөнир тамашачыга ике җыр әзерләп килгән иде. «Яшьлек тавышы» җырын ул бии-бии 100 процент башкарып чыкты. «Ә мин әле яшь, утыз тулмаган» җырының өченче куплетына җиткәч, музыка шып туктап, икенче көй уйный башлады.

Югалып калмады Мөнир. Аппаратурада утыручы егеткә «Ак каен»ны куярга кушты. Тамашачы Мөнирнең Венера Ганиева белән башкарган хитын яхшы хәтерли. «Ак каен» сүзен ишетүгә зал алкышлый башлады. Әмма Мөнирнең минусовкасы бу флешкада юк икән. Инде бер җырларга ниятләгәч, Мөнир ниятеннән кире кайтмады. Минусовкасыз, аранжировкасыз, зал белән а капелла җырлады.

Мөнир Рахмаев болай тагын да матуррак җырлый кебек. Сез дә карагыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев