Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәш буенча тренер Илгиз Шәмсевәлиевны күркәм юбилее белән тәбрик итәбез!

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә көрәш тренеры булып эшләүче Илгиз Вәгыйзь улы Шәмсевәлиевны туган көне – 60 яшьлек матур юбилее белән чын күңелебездән тәбрик итәбез.

Хөрмәтле Илгиз Вәгыйзович! Сезнең иңнәрегездә гаять җаваплы, холык үҗәтлеге, түземлелек, үзеңне ахыргача эшкә җигә белүне сорый торган хезмәт. Һәр кешегә, һәр балага игътибарлы, ярдәмле, кешелекле булуыгыз белән олы абруй казандыгыз. Сез – тәҗрибәле тренер, шәһәребезгә риясыз хезмәт итәсез, йөрәк егәрен, ихтыяр көчегезне туплап, үсеп килүче яшь буынны көрәш серләренә төшендерәсез, үз хезмәтегезне намус белән башкарасыз. Атказанган спорт мастеры, өч халыкара класслы спорт мастеры, 20 спорт мастеры һәм 50дән артык спорт мастерына кандидат тәрбияләгән ихтирамлы һәм хөрмәтле шәхес Сез.

Сезгә сәламәтлек телибез, тормыш иптәшегез Люция Мирзануровна белән бергә-бергә татур гомер итегез, балаларыгызның игелеген күреп, саулыкта-сәламәтлектә яшәгез. Бүгенге көн куйган проблемалар, бурычлар алдында югалып калмыйча, алга таба да «янып» эшләргә язсын. Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын, муллыкта, җан тынычлыгында бәхетле озын гомер насыйп итсен. Көннәрегез имин булсын, шатлык-сөенечләргә тулып торсын!

Олы ихтирам белән Чаллының татарча көрәш федерациясе җитәкчелеге һәм көрәшчеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев