Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корбан итен ничә көндә таратып бетерергә кирәк?

Әлеге сорауга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат МӨБӘРӘКОВ җавабын тәкъдим итәбез.

– Аны шуның кадәр көн эчендә таратып бетерергә дигән нәрсә юк. Ничек булдыра аласың, шулай. Таратуга килгәндә, гадәттә, өчкә бүлеп, бер өлешен гаиләңә калдырырга, бер өлешен туганнарга яки күршеләргә таратырга йә булмаса аш үткәрергә һәм өченчесен мохтаҗларга бирергә киңәш ителә. Әмма киләсе айга ит алырга акча ягыннан кысынрак була дип уйласаң, өч өлешен дә үзеңә калдырырга була. Туганнарга таратып исә туганлык җепләрен ныгытырга,  мохтаҗларга биреп, аларны сөендерергә мөмкин, - ди дин белгече.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай