Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корбан малының бәяләре билгеле

Мәгълүм булганча, быел әлеге бәйрәм 28 июньгә туры килә.

Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан гаетендә корбан чалу өчен гаризалар кабул итә башлады. Бу мөмкинлектән теләге булган һәркем файдалана ала. Аның кысаларында малны чалу, эшкәртү, тураклау, һәм мохтаҗларга тарату буенча барлык оештыру мәшәкатьләрен фонд белгечләре башкара.  

Корбан итен фонд мохтаҗларга — ятимнәргә, тол хатыннарга, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, гарипләргә, ялгыз өлкәннәргә илтеп тапшырачак. Шул ук вакытта гариза биргән һәркем корбанлыкның 1/3 өлешен үзе өчен калдыра ала. 

Моннан тыш, мөселманнарга уңайлы булсын өчен, гаризалар WhatsApp мессенджеры аша 89274730729 номерында кабул ителә. Хатта түбәндәгеләрне язарга кирәк булачак: 

1) Корбанны кем исеменнән чалырга?
2) Корбанның 1/3 өлешен үзенә алган очракта, аны кабул итүченең исем-фамилиясе 
3) Корбанлык өчен түләүнең квитанциясе
Корбанлык өчен акчаны СБ картасына күчерергә мөмкин: 4276 6200 4378 2170 (Гюзелия Галимзяновна В.)

Быел корбанлыклар 3 төрле тәкъдим ителә: 
- 13000 сум бәясеннән 1 сарык, итнең якынча авырлыгы — 20 кг
- 13500 сум бәясеннән 1 сарык, итнең якынча авырлыгы — 25 кг
- 14500 сум бәясеннән сыерның 1/7 өлеше (7 кешенең һәрберсеннән), итнең авырлыгы якынча 35 кг.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 225-33-22

Мәгълүм булганча, быел әлеге бәйрәм 28 июньгә туры килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай