Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус белән авырган кайбер кешеләрдә гадәти булмаган өзлегү күзәтелгән

Коронавирус авыз куышлыгындагы ACE2 рецепторларына тәэсир итә һәм тешләр коелуына сәбәп булырга мөмкин

.Коронавирус белән авырган кайбер кешеләрдә гадәти булмаган өзлегү күзәтелгән — аларның тешләре коелган. Бу хакта Huffington Post сайтына сылтама белән РИА Новости яза.

Басмада язылганча, күп кенә пациентлар коронавирустан соң терелгәч аңкау һәм тешләре авыртуына зарланган.

Ангиогенез фондының директоры, биолог Уильям Ли әлеге күренешләрне түбәндәгечә аңлатты: вирус кан тамырларына йогынты ясый, бу тромблар барлыкка килүгә һәм кан агымы йөрешенә зыян китерә. Ә кан тамырларына зыян китерү, үз чиратында, киләчәктә тешләр белән бәйле проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин.

Башка белгеч — Northwell Health Сәламәтлек саклау челтәре бүлеге директоры Эрик Чоэ-Пена әйтүенчә, коронавирус ACE2 рецепторларына тәэсир итә. Ул вирус авыз куышлыгына турыдан-туры йогынты ясый, дип саный.

«Экспертлар Covid-19 һәм теш авырулары арасындагы бәйләнеш турында берьяклы нәтиҗә ясый алганчы, өстәмә тикшеренүләр уздыру бик мөһим», -дип шәрехләделәр басмада Чоэ-ПЕН сүзләрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев