Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус ничә градуста үлә?

Вирус тамчылары 25 градус җылылыкта "кибә" икән.

Июнь башында Русиянең Европа өлешенең көньягында коронавирус инфекциясе таралуны киметергә сәләтле эссе һәм коры һава торышы урнашачак, Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә мондый климат шартлары июльдә көтелә.

Белгечләр сүзләренә караганда, вирус таралуны туктату өчен иң кулай температура — +25-28℃.

Мәскәүдә июльнең уртача температурасы +23-25℃ булачак. Шулай ук июнь һәм майда 21-23 градус җылы булачак, әмма мондый җылылык берничә көн генә торачак, — дип аңлата метеорологлар.

Биология фәннәре докторы, GMU (АКШ) системалы биология мәктәбе профессоры Анчи Баранова сүзләренә караганда, югары температурада вирус тамчылар кибә, нәтиҗәдә, аның структурасы “бозыла” икән.

Фото: ua.utro.news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев