Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Коронавирус сәламәтлегемне бик какшатты"

Ике ел коронавирус дигән катлаулы чир белән көрәшкәннән соң, быел җәй көне ковидка бәйле вәзгыять бераз тотрыклыланды. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда барлык чикләүләр бетерелде. Әмма аңа карап ковид кына китмәде. Атна саен республикада уртача алганда 40-50 кешегә коронавирус диагнозы куела.

Гөлсирә Миргалимова, Казан шәһәре:

– Коронавирусның омикрон төре белән авырдым мин. Февраль аенда дустым Любадан иярде бу зәхмәт. Аның эшендә корона белән авыручылар булган. Минем ял көнем иде, кыстыбый пешердем дә, Любаны чәй эчәргә чакырганым истә. Ул үзен начар хис итә иде, зарланып алды, алай да тән температурасын үлчәп карадык, кайнар булуы сизелмәде. Дустым сөйләве буенча, аның иртәнге якта, эшкә барганда температурасы күтәрелгән, аны шунда ук табиблар күзәтүенә җибәргәннәр, тест уңай нәтиҗә күрсәткән. Люба да миңа тиз арада тикшеренү узарга кушты. Икенче көнгә минем дә хәлем бетте, температурам күтәрелде, башым, күзләр авыртуына түзеп булмады. Көч-хәл белән шифаханәгә барып тикшерендем, анда тест ясадылар, ул уңай нәтиҗә күрсәтте, миңа дарулар яздылар, кайберләрен бушка да бирделәр.

Ике атна авырып яттым. Бөтен хәлем бетте... Алай да табиб кушканнарны төгәл үтәдем, даруларны да вакытында эчтем. Авырганда ашыйсы түгел, эчәсәм дә килмәде, тәм-ис сизми башладым. Өйдә һава җитми иде, тыным кысылды... Мин йоклар алдыннан да, иртән дә, көндез дә 3 сәгатьләп урамда йөреп кайта идем. Һавасы чиста иде ул вакытта, шундый матур итеп карлар яуганы да истә. 

Мин авырганда эпидемиянең пик вакыты иде. Шифаханәләрдә табиблар ялсыз икешәр смена эшләделәр. Яз көне мин Йошкар-Ола шәһәренә барып, бер атна реабилитация үттем. Бу афәт сәламәтлегемне бик какшатты... Буыннарым авырта башлады, тешләрем сызлады, хәтер начарайды, өч айлап башым авыртты, йөрәк тибеше дә үзгәрде. Инде алга таба исән-сау булырга язсын! Мондый куркынычларны Ходай Тәгалә күрсәтмәсен! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев