Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирус йоктырган иң яшь пациент Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсендә ята

Белгечләр бераз температура күтәрелгәндә һәм тамак авыртканда да табибка мөрәҗәгать итәргә һәм дәвалана башларга кирәклеген искәртә.

Табиблар яңа коронавирус йоктырган пациентларныкы кебек үпкә ялкынсынуы белән моңа кадәр очрашмаган булган. Хәзерге вакытта иң яшь пациентка 21 яшь.
Ул Чаллы шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсендә үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган. Бу турыда Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итә.
Хастаханәдә 300 пациент дәвалана. Пандемия чорында авыручыларның күбесенә вируслы пневмония диагнозы куелган.
Автошәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенең 4нче бүлеге мөдире Светлана Железнова сүзләренчә, ул чир киң колач җәйгән. Кешеләр гади пневмония белән Covid-19 вакытында үпкәләрнең ялкынсынуы арасындагы аерманы ахыргача аңламый, ди табиб.
«Вирус, сулыш юлларына эләгеп, иммунитет системасының җавабын көтә, ул безне сакларга тиеш, ләкин чынлыкта киресенчә килеп чыга. Вирус организмның адекват булмаган реакциясен китереп чыгара. Организм бөтенесен рәттән җимерә башлый, шул исәптән сәламәт органнарны да», — ди Светлана Железнова.
Пневмонияне мөстәкыйль рәвештә дәваларга ярамый, дип искә төшерә табиблар. Хәтта бераз температура күтәрелгәндә һәм тамак авыртканда да табибка мөрәҗәгать итәргә һәм дәвалана башларга кирәк.

Фото: chelny-izvest.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус