Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирустан Татарстанга 12,5 мең доза вакцина кайткан

Февраль азагына кадәр республикага 190 мең 500 вакцина кайтыр дип көтелә

Татарстанга коронавируска каршы 12,5 мең доза вакцина кайткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтте.

Ул вакцина ике компоненттан торганын искәртте. «Икенчесе, беренчесен кадатып, 21 көн узгач кертелә. Бүген вакцинация темпы югары түгел. 57 вакцинация пункты оештырылган», — диде Альмир Абашев.

Аның сүзләренчә, февраль азагына кадәр республикага 190 мең 500 вакцина кайтарылачак. Бу «Гам-КОВИД-Вак» яки «Спутник V» вакцинасы.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, вакцинация, беренче чиратта, медицина, мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә, хроник авырулары булган барлык 65 яшьтән өлкәннәргә, күп функцияле үзәкләрдә эшләүчеләргә, хокук саклау вәкилләренә, волонтерларга, хәрбиләргә үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев