Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Ковидтан һаман терелүемә өметләндем"

Вирус инфекцияләренең сезонлы күтәрелүе көз айларында көтелә дип искәртәләр белгечләр. Шуңа күрә сак булу бер дә комачауламый. Без үзләре яисә якыннары ковид кичергән кешеләр белән сөйләштек, әлеге куркыныч авыру турында «искә төшердек».

Розалия Габидуллина, пенсионер: 

– Мин бик сакланып йөрсәм дә, яз көне әлеге чир барыбер эләкте. Башта башым авыртты, хәлем бетте, температурам күтәрелде. Үзлегемнән дәвалану нәтиҗә бирмәгәч, таныш табибка шалтыраттым. Ул: «Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз, хастаханәгә барыгыз», – дип, миңа системалар куеп китте. Мин һаман терелүемә өметләндем. Аннары, хәлем беткәч, ашыгыч ярдәм чакырдым. Тик ул бик озак килми торды. Танышым үз машинасы белән 2нче хастаханәгә илтеп салды. Табиб, шәфкать туташлары минем гомерем өчен көрәштеләр, чөнки мин өч көн реанимациядә яттым. Биредәге шәфкать туташлары безне ашаттылар, эчерттеләр, тәрбияләделәр, даруларын бирделәр. Бу зәхмәттән алардан башка котыла да алмаган булыр идем. Хәзер табибларга көн дә рәхмәт укыйм. Реанимациядә төрле кешеләр белән сөйләштем. Бер районнан килгән кыз әбисе белән әтисен югалткан. Бер авылда урамнары белән күпләп үлгәннәр дип тә сөйләделәр. 

Дөрес, ковид сәламәтлегемгә тискәре йогынты ясамый калмады. Шикәрем 20гә кадәр күтәрелде. Инсулин кадарга туры килде. Бүген дарулар ярдәмендә генә яшим. Шәһәрдәшләргә теләгем шул: кеше күп булган җирләрдә битлек киегез, иммун системасын ныгытыгыз, файдалы ризыклар гына ашарга тырышыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев