Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәш кыза... 1 гыйнвардан тәмәке тартуга каршы көрәш көчәйтелде

Аерым алганда, медицина учреждениеләрендә, сәүдә нокталарында, базаларда һәм склад бүлмәләрендә тәмәке көйрәтү тыела

 Бу Хөкүмәтнең 2020 елның 25 сентябрендәге “Янгынга каршы режим кагыйдәләрен раслау турында”гы карары белән каралган.
Закон нигезендә, махсус “Тәмәке тарту урыны” язуы белән билгеләнгән урыннарда гына тарту рөхсәт ителә.
“Әлеге оешмаларның җитәкчеләре үз объектларында тәмәке тартуны тыю турында кисәтүче янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре куелган билгеләр элеп куярга тиеш”, — дип аңлата юрист.
2013 елдан җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю уку йортларына, мәдәни, спорт һәм медицина учреждениеләренә кагыла. Вокзаллар, аэропортлар, диңгез һәм елга портларына керү юллары янында (15 метрдан ким арада) тәмәке тартырга ярамый. Тулысынча тыю дәүләт органнарына, балалар мәйданчыкларына, пляжларга һәм социаль хезмәтләр бүлмәләренә кагыла.
Тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, әлеге закон үз көченә кергәннән соң пассив тәмәке тарту очраклары якынча 70 процентка кимегән, дип билгеләп үтте эксперт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев