Күршесен көчләгән
Яңалыклар тасмасы

Күршесен көчләгән

Чаллыда чүп ташларга чыккан хатын-кызны баскыч мәйданчыгында таныш булмаган егет белән сөйләшеп торучы күршеләренең улын күрә. Сөйләшә торгач, хатын-кыз аларны фатирына кунакка чакыра, табын әзерли һәм, әлбәттә инде, табын түренә спиртлы эчемлек тә менеп урнаша.


Әлеге очрашуның азагы гына начар тәмамлана: кунаклар - күршедә яшәүче 17 яшьлек егет һәм аның күптән түгел армиядән кайткан 20 яшьлек танышы әлеге 40 яшьлек хатын-кызны көчлиләр. Алар икесе дә тоткарланган. Җинаять эше кузгатылган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев