“Күңел” радиосында яңа тавыш?!
Алып баручыны 40 кандидат арасыннан сайладылар.
“Күңел” радиосына яңа алып баручыны онлайн кастинг буенча сайлап алдылар. Ул Актаныш кызы Гөлнур Акирова. Аның беренче эфиры иртәгә, 27 июль 21.00да булачак.
Сүз уңаеннан, Гөлнур Акирова быелгы “Сабан туе гүзәле” бәйгесе финалисты да. НГПУ студенты.
“Ике айлык кастингка 40тан артык гариза һәм видеолар кабул иттек. Бу узган еллар белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек ким. Йөздән артык гариза алган чаклар бар иде. Бу юлы да үзебезне һәм яшьләрне сынарга, ниятләрен белергә мөмкинлек булды. Араларында ике кандидат бик ошады. Берсе, кызганычка каршы, Казаннан. Чаллыга кайтып эшләргә мөмкинлеге юк. Икенчесе - Гөлнур Акирова. Аның белән без быел бер танышкан идек инде. “Сабан туе гүзәле” бәйгесендә катнашкан кызларга “Күңел”нең социаль челтәрләрендә дә тавыш бирү үтте. Кызлар белән туры эфирда интерьюлар булды. Бәлки ул чакта да Гөлнур үзенең тавышы белән тамашачы күңелен яулагандыр,”- дип уртаклашты “Күңел” радиосының баш редакторы Лилия Мәхмүтова.
“Яңа тавышлар”ны уку йортларына чыгып эзләргә дә исәплиләр. Монан тыш, радиода эшләргә хыялланган, ягымлы тавышлы, сөйләм теле әдәби, матур булган егет-кызларны “Күңел” радиосында тере очрашуларга чакырып калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев