Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күп балалы гаиләләргә җир урынына акча биреләчәкме?

ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин шундый тәкъдим белән чыкты.

Чаллы һәм Казанда яшәүче күп балалы гаиләләр еллар буе җир кишәрлегенә чиратта тора. Тик ала алмый, чөнки бу максаттан кулланырлык буш территорияләр юк. Бу мәсьәләне хәл итү өчен Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин гаиләләргә җир урынына акча бүлеп бирергә тәкъдим итте.  

"Январь ае өчен мәгълүматлар буенча Татарстанда 72мең гаилә җир алу хокукына ия. Шуларның 47 меңе инде җир участогын алган, 24 меңе көтә. 
Россия регионнарында, әйтик Карелия, Башкортостан, Якутия, Пермь өлкәсе, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка өлкәләрдә җир урынына компенсация бирү мөмкинлеге бар. Күләме төрле – 200меңнән 400 мең сумга кадәр. Татарстанда мин 500мең сум  компенсация  билгеләргә тәкъдим иттем", - дип яза депутат үз телеграм каналында. 

Бу уңайдан ул Дәүләт Советыннан мондый җавап алган:

“Әлеге мәсьәлә бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп итәчәк, шуңа күрә җентекләп финанс-икътисади бәяләү таләп ителә”. Моннан тыш бу өлкәдә тагын бер яңалык бар. Татарстан хөкүмәте Җир кодексына төзәтмәләр әзерли. Гаиләләр риза булса, җир участокларын башка муниципаль районнардан бирәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев