Авариядә гомере өзелгән блогер Диана Сәфәрова өчен гомрә хаҗы кылдылар
Яңалыклар тасмасы

Авариядә гомере өзелгән блогер Диана Сәфәрова өчен гомрә хаҗы кылдылар

Аның вафатына 1 ел тула.

Башкортостанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрованың юл-транспорт һәлакәтендә вафат булуына 9 майда бер ел тула. Исегезгә төшерәбез, ул чит ил машинасының юлын «кисүе» нәтиҗәсендә юл кырыена төшеп китеп, баганага бәрелде. Аның 3 баласы ятим калды. Дианага 32 яшь иде. 

Җырчы Әнвәр Нургалиев туганы рухына Корьән укытуларын хәбәр итте. «Женщина огонь» буларак танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова исә Диана Рәшит кызы өчен Гомрә хаҗы кылды.

«Моннан бер ел элек Диана, сеңелем Лилия кебек, юл-транспорт һәлакәтендә вафат булды. Икесенең дә рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын», – ди ул. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем-китем Гүзәл Хөснетдинова Диана Сәфәрова

Нет комментариев