Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Курьер булып эшләү авырмы?

Азык-төлек ташучылар хезмәте нечкәлекләрен тикшердек.

Чаллыда аркаларына олы-олы сумкаларын аскан курьерларны еш очратасың. Кар яуса да, өстән яңгыр коеп яисә кояш кыздырып торса да туктап тормыйлар алар. Көн-төн азык-төлек һәм көндәлек товарлар ташыйлар. Кайсыдыр җәяү йөри, кайберләре велосипедта. Курьер булып эшләү авырмы? Аның нинди нечкәлекләре бар? Гомумән, Чаллыда китереп бирү хезмәтеннән файдаланучылар нинди фикердә? 

hh.ru вакансияләр сайты мәгълүматларына караганда, бүген Чаллыда азык-төлек ташучы курьерларның уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан башлана. Әйтик, шул сайтта җәяүле курьер булып урнашучыга («Яндекс Еда» компаниясенә) 120-150 мең сум акча тәкъдим итәләр. Шәхси автомобиле белән йөрүчеләргә хәтта 198 мең сумга кадәр вәгъдә итәләр. Ял көннәрендә генә чыгучылар 70 мең сумга кадәр эшли ала. Работа.ру, avito кебек сайтларда нәкъ менә курьер вакансиясе популяр. Delivery Club, Яндекс.Доставка, Яндекс.Еда, Самокат һәм башка компанияләр хезмәт хакын 50 меңнән алып 150-170 мең сумга кадәр куя. Чыннан да, ризык ташып, шуның хәтле керем алып буламы? Бу һәм башка кызыксындырган сорауларга җавап эзләп, курьерларның үзләренә мөрәҗәгать итәргә булдым. 

«Эшлисең икән, акчасын да әйбәт аласың»
Руслан Заһитов, 21 яшь:
– Үзем студент кына әле мин, КФУның 4нче курсында укыйм. «Самокат» курьерлык оешмасында эшли башлавыма ике ел булды инде. Яшермим, бик ошый! Беренче чиратта, ирекле эш графигы белән. Кайчан вакыт бар, эшкә чыгасың, акчасы да шунда ук килә. Безгә эш графигы төземиләр, аны без үзебез көйлибез. Атнасына 21 меңнән башлап 25 мең сумга кадәр акча эшлим. Сменага күбрәк чыксаң, акчасы да күбрәк була. Аннары шунысы бар: синең көненә ничә заказ алуың мөһим түгел, бөтен нәрсә сәгатьләп санала. 1 сәгате 355 сум. Үзең сайлыйсың инде. Әйтик, мин укудан соң сәгать 4ләрдән соң эшкә тотынам да кичке 10га кадәр эшлим. Димәк, 6 сәгатькә миңа 2130 сум түләнә. Кайбер көннәрне күбрәк эшлим. Атнасына 70-75 сәгать эшләгән вакытлар да була. Анда инде хезмәт хакы да зарланырлык булмый. 

Мин заказлар буенча велосипедка утырып йөрим. Аны безгә «Самокат» оешмасы бушлай бирә, арендасына да түләмибез, ватылса да үз акчабыз чыкмый. Эшнең авырлыклары турында сорыйсыз... Яз-көз көннәрендә пычракта, өстән яңгыр явып торганда велосипедта йөрергә генә кыенрак. Клиентлар да бик әйбәт туры килә, адекват булмаган кешеләр очраганы юк. 

Бер заказ истә калган. Бер клиент 25 килограммлап азык-төлеккә заказ бирде. Билгеләнгән вакыт эчендә бөтенесен бер кешегә илтеп җиткерергә кирәк. Әле ул югары катта да яши иде. Ул заказга ике-өч кеше бардык. Бу эшем турында бернинди дә начар сүз әйтә алмыйм. Акчасын түлиләр, шуның өстенә, сәламәтлек өчен дә әйбәт бит инде: саф һавада йөрисең, үзеңне физик яктан чыныктырасың. Велосипед тәгәрәткәндә бөтен мускуллар эшли бит!

Александр Панфилов, 20 яшь:
– Мин «Яндекс.Еда» белән хезмәттәшлек итәм. Ягъни клиентлар шәһәребезнең теләсә нинди кафе-рестораныннан ашауга заказ бирә ала. Без аны тиз арада кайнар килеш илтеп тапшырабыз. Мин зарланмыйм, эшем ошый. Атнасына 20 мең сумнан артык акча чыга, ә кайвакытта 30 меңләп тә. Мин КФУда читтән торып укыйм. Булачак профессиям – экономист. Җәй көне шул юнәлеш буенча практика үтәм, ә монда акча эшләү өчен йөрим. Аннары, без асып йөргән сумкалар кешеләргә ни өчендер бик зур һәм авыр күренә. Алар буш килеш кило ярым, ә азык белән 10 килограммнан да артырга мөмкин. Гадәттә, авыр йөк ташымыйбыз. Анда ике, күп дигәндә өч заказ булырга мөмкин. Ә бу әллә ни авыр түгел. 

Нинди кешеләр заказ бирә дип сорыйсыз... Болай гына әйтүе кыен. Кайбер йортларга килеп керәсең, затлы ремонт ясалган, ә үзләре ипи, сөт, май, колбаса ише әйберләр генә ала. Ә кайбер фатирлар бик сәләмә, ә үзләре фәлән сумлык ризыкка заказ биргәннәр. Әйтик, кыйбатлы креветкалар, балыклар, икра-фәләне дә була. Кем нәрсә тели – шуны ала. Соңгы вакытта вакытны билгеләп заказ ясаучылар күбәйде. Кешенең эштән кайткан вакытына – кичке 6-7ләргә ашау илтеп тапшырабыз.    

«Курьер итеп 18 яшьтән эшкә алабыз»
Китереп бирү оешмаларында күбесенчә яшьләр эшли. Бу хакта «Яндекс.Еда» һәм Delivery Club сервис-менеджеры Павел сөйләде. 
– «Яндекс.Еда» оешмасы гражданнарны 18 яшьтән эшкә ала. Чаллыда курьерлык хезмәтенә сорау бик күп. Эшкә урнашырга теләүчеләр дә, заказ ясаучы клиентлар да шактый. Бездә яшьләр генә түгел, урта буын кешеләре дә эшли. Компаниябез идеаль сервис һәм хезмәт шартлары булдыру өчен җитәрлек күләмдә акча түли.

Күпләргә ирекле график белән эшләү уңай. Курьер үзенә кулай график төзи. Студентлар укудан соң чыгып акча эшли ала. Без курьерларны эшкә чакырганда, җәяүле буламы ул, велосипед беләнме, сорап, тикшереп алабыз. Җәяүле курьерга көненә якынча 1700 сум, атнасына – 9 мең сумлап, аена исә 35 мең сумнан артык акча эшләү мөмкинлеге бар. Үз велосипеды белән эшкә урнашканда бу акча 30 процентка артыграк чыга. Әйтик, үз транспорты булганнар көненә якынча 2200 сум, атнасына – 11 меңләп, аена исә 45 мең сумнан артык акча эшли ала. Бездә хезмәт итүчеләргә аерым бонуслар да тәкъдим ителә: телефоннан сөйләшкән өчен акча күчерелә, алар тәкъдиме белән эшкә кеше килсә, чакырып алучыга акчалата премияләр каралган. 

Эш нидән гыйбарәт соң? Сезгә эшкә урнашкач, барлык документларга да имзалар куелгач, махсус термосумка бирелә. «Яндекс.Еда» һәм Delivery Club сервисларының партнер кафе-рестораннары аша заказ бирүчеләргә кайнар ризыкны илтеп тапшыру йөкләнә. Дөрес, эш графигын курьерлар үзләре көйли. Тик заказлар күбрәк булган саен эш хакы да күбрәк була дигән сүз. Эшкә алганда без атнасына 3-4 тапкыр 5-8 сәгатьләп эшләргә кирәклеген аңлатабыз. Җәяүле курьерга 1 сәгатькә 179 сум, велосипед белән йөрүчеләргә 228 сум түләнә.  


Курьер хезмәтеннән файдаланасызмы?
Азык ташу дигәндә, әзер ризыклар гына түгел, ә кибеттән азык-төлек китереп бирү дә күз алдында тотыла. Әгәр супермаркетка, базарга бара алмыйсыз яки барырга иренәсез икән, тынычлап үзегез теләгән продуктлар исемлеген төзисез дә курьер кулына тоттырасыз. Ул тиз арада сораган әйберләрне җыеп, чегы белән өегезгә китереп тапшыра. Шулай ук теләсә нинди кибетнең мобиль кушымтасы аша да кирәкле товарыгызны өйгә китереп бирәләр. Курьер хезмәте турында шәһәрдәшләребез нинди фикердә?  

Альбина Салихова, декреттагы әни:
– Мин кечкенә улым Мөхәммәт белән декретта утырам. Август аенда безгә ике яшь тула. Бала белән гел-гел урамга да чыгып йөреп булмый, ә әйбер пешерергә тотынгач теге яки бу нәрсәнең юклыгы ачыклана. Самокат курьер хезмәтенә бик еш мөрәҗәгать итәм мин. Әле менә дус кызым ире һәм балалары белән киләм диде. Кибеткә чыгып йөгереп булмый, баланы киендерәсе, көйсез йә йоклый торган вакыты туры килә аның. Ә монда шалт кына заказ бирәсең дә, теләгәнеңне алып килеп тә бирәләр. Мондый хезмәт барлыгына сөенәм генә! 

Диләрә Әхмәтхаҗипова, менеджер: 
– Ой, юк! Кирәкми дә, аңларга теләмим дә. Мин кибетләргә чыгып, үзем сайлап йөреп кенә товар алырга яратам. Ничек инде үзеңә ризык алганда моны башка кешегә кушарга була? Вакыт юк, имеш. Барыбер кибеткә керәсең бит инде ул, кирәклесен аласың. Курьерга ышанырсың да, сиңа чери башлаган алма яисә банан, бозыла башлаган мандарин, срогы чыккан сыр алып килерләр... Мин товарны тикшереп, үземә ошаганны гына сайлап алырга күнеккән.   

Регина Хурамшина, эшмәкәр: 
– Мин курьер хезмәтеннән файдаланучыларның иң активыдыр, мөгаен. Ә нишләп әле файдаланмаска? Бу бит безнең өчен эшләнгән, бөтен нәрсә комфорт китерергә тиеш дип саныйм. Вакыты-вакыты белән эштән соң кибетләргә кереп йөрисе килми, баламны садиктан алган арада өйгә азык-төлеккә заказ бирәм дә, без кайтуга курьер килеп тә җитә. Берсендә шулай салат ясый башладык, әни өчпочмакка да тотынды. Карыйбыз, өйдә йомырка да, ак май да юк... Мин тиз генә телефондагы махсус кушымта аша заказ бирдем дә, 19 минутта китереп тә җиткерделәр. Менә кайда ул уңайлылык! 

Әле тагын бер кызыклы хәл искә килеп төште. Без ирем белән тауда шуарга, сноубордта йөрергә яратабыз. Шулай зур компания белән Алтай якларына тау шуарга барырга әзерләндек. Озын юл. Поездда тәүлеккә якын барасы. Мин эштән кайттым да, тавык пешерергә тотындым. Аны үземчә тәмле итеп пешерәм янәсе... Тик ул тавыкны пешеп чыккач ашап караган идем, авызга алышлы түгел, тозлы!.. Мин аны, имеш, яңача рецепт белән пешергән идем, тәүлек буе тозлы суда тотып... Казларны шулай итәләр бит әле!.. Хәзер нишләргә инде? Сәгать кичке 10 тулып киткән, кая чыгып йөгерим... Тагын шул курьерлык хезмәте ярдәмгә килде. Санаулы минутлар эчендә тавыгын да, тәмләткечләрен дә китереп бирделәр. Ә мин юлга тәмле итеп кабат тавык кыздырдым.

«Пятерочка», «Метро» кибетләренең дә курьерлык хезмәтеннән файдаланам. «Метро»да шунысы гына җайсыз: заказ биргән әйберләрне шул көнне түгел, ә икенче көнне генә китереп бирәләр. «Пятерочка»дан да товарны озак көтәргә туры килә. Алай да сайлау мөмкинлеге бар, ә бу, әлбәттә, бик сөендерә.   

Фәния Абрамова, пекарняда ипи пешерүче: 
– Курьер хезмәтенә бер-ике тапкыр гына мөрәҗәгать иткән бар. Моны ниндидер бик кирәкле нәрсә дип санамыйм. Танышларымнан гына ишеткәнем бар, ул курьерларның да эше бик үк мактанырлык түгел икән. Алар белән исәнләшмиләр дә, саубуллашмыйлар да, исемнәрен дә белмиләр, рәхмәт тә әйтмиләр. Менә анысы дөрес инде. Эшкә дә яшь кызларның курьер чакыртканнары бар. Килде дә мескенкәем, кирәкле пакетны калдырды да, тиз-тиз китеп тә барды. Шунда бик кызганып та куйган идем. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев