Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Курсларга Татарстанның 4,4 меңнән артык кешесе язылган

Шәхси санлы сертификатлар программасы нигезендә 425 дистанцион курсларга язылырга мөмкин

Татарстанлылар шәхси санлы сертификатлар программасы кысаларында укуга кереште

33 меңнән артык россияле «санлы» юнәлешләрдә түләүсез квалификация күтәрүгә шәхси цифрлы сертификатлар алды. Белем бирү курсларына 4,4 мең татарстанлы язылган, бу барлык 48 төбәк арасында абсолют рекорд булып тора.

Россиядә яшәүчеләр 425 дистанцион курска теркәлгән, аларга 173 белем бирү оешмасын тәкъдим иткәннәр. Программа 2035 университеты тарафыннан сайлап алынды.

Тыңлаучылар арасында иң популяр юнәлеш булды цифрлы маркетинг һәм медиа-программалар бу категория кулланучыларның 30% ы сайлап алды. Иң популяр программалар - «Tilda платформасында сайт булдыру. Интернет-маркетинг Нигезләре», «SMM нигезләре» һәм «Контент-маркетинг һәм социаль челтәрләрдә алга этәрү».
Шәхси цифрлы сертификатлар проекты кагыйдәләре буенча, барлык курслар да өстәмә белем бирүнең лицензияле программалары булып тора, һәм уңышлы уку нәтиҗәләре буенча катнашучылар квалификация күтәрү турында рәсми таныклык алачаклар.

«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли проекты планнарына ярашлы рәвештә, Россия халкына өстәмә белем алу мөмкинлеген бирү программасы 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. 2019 елда программа сынау форматында узды, Башкортстан, Татарстан, Тула һәм Ростов өлкәләреннән, шулай ук Саха (Якутия) Республикасыннан 5000 кеше сертификатлар алды.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X