Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Кыз белән очрашу 60 мең сумга төшкән

Башны югалтырга ярамый.

Мошенниклар мәхәббәт өлкәсендә дә акча эшли башлады. Чаллы егете социаль челтәрдә бер кыз белән таныша. Туташ оялып тормый, беренче очрашуга егетне үзе чакыра һәм билетлар алырга сылтама җибәрә. 

24 яшьлек егет ризалаша, әмма билет алу җайлы гына булмый: башта аның түләве үтми тора, аннары верификация рәсмиләштерергә сорыйлар, түләгән акчаларны кайтарыр өчен балансны тулыландырырга кушалар. Суммалар  5меңнән  22,5 мең сумга кадәр була. Ир-ат шикләнә башлагач, сайтның ялган администраторлары шунда ук үз ярдәмен тәкъдим итә, ташламалар белән кызыктыра. Шәһәрдәшебез күрсәтелгән счётларга акча күчерүен дәвам итә. 60 мең сум акчасын югалткач кына үзен алданганын аңлый. Акчаны кайтаруларын сорагач, аны «кара» исемлеккә кертеп куялар. Зыян күрүче ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итә.

Караклык  маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта җинаятьчеләрне эзләү буенча оператив чаралар үткәрелә. Абонентларның телефон номерлары Мәскәүдә теркәлгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев