Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучылары кытай телен укыта

«Ата-аналар балалары белән килешеп, үзләре теләк белдерә», - ди 37нче мәктәп җитәкчелеге.

Чаллының 37нче мәктәбендә бүген 50 укытучы хезмәт куя. Барысы да үз эшләренең чын осталары, тәҗрибәле, зыялы кешеләр. Мәктәпнең үзенчәлеге – 2нче сыйныфтан башлап һәрбер укучы үз теләге белән ике чит тел өйрәнә ала. Башлангычларда бу инглиз һәм француз теле булса, югарырак сыйныфларда кытай теле кушыла. Ата-аналар, балалары белән килешеп, моны үзләре сайлап ала. 

– Мәктәптә шулай ук икенче ел педагогик класслар эшләп килә. Булачак тәрбиячеләрне һәм укытучыларны үзебез әзерлибез. Мәктәп белән педагогия университеты арасында килешү бар. Мәктәп коллективы ата-аналар белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Нинди сорау булса да, без аны урында хәл итәбез. Һәр укучыда һәм ата-анада минем телефон номеры бар. Һәркем шәхсән үзем белән элемтәгә керә ала, – ди мәктәп директоры Ләйсән Әхмәтҗанова. 

Укытучылар көне уңаеннан, Ләйсән Фәридовна матур котлау сүзләрен дә җиткерде. 

- Хөрмәтле мөгаллимнәр, хезмәттәшләрем, ветераннарыбыз!

Барыгызны да бәйрәмегез белән котлыйм. Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия телим! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик «бишле» билгеләре генә куйсын!

Ветеран укытучыларыбыз аерым хөрмәткә лаек. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә мәктәп бүген югары нәтиҗәләргә иреште. Мәктәбебезнең беренче директорлары Людмила Михайловна Кутилова, Людмила Ивановна Коростелеваны да чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: рәхмәт сезгә, Укытучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев