Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әле дә театр кием элгечтән башланамы?

1933 елда Станиславский Мәскәү художество театры гардеробчылары цехына җибәрелгән хатында, аларның зур миссиясен билгеләп, "Сез килгән кунакларны беренче булып каршылыйсыз", - дип язган, спектакльнең театр бинасына керү белән үк башлануын билгеләгән һәм бу сүзләр, кыскарып, канатланып, бүген дә яши әле. Тик гардеробчы һөнәре элекке абруен саклаганмы соң?

Кайчандыр Русиядә гардеробчылар артеле булган. Анда теләгән һәркемне алмаганнар да әле! Эшкә кабул иткәндә, хәтта имтихан алганнар. Сөйләме чистамы, кеше мәдәниятлеме, әдәплеме, янәсе. Бүген гардеробта эшләү өчен зур сынаулар тотарга кирәкми. Әмма бу һөнәр иясенә карата бүген дә югары мәдәниятле булу таләбе сакланган. Ихтирамлы, илтифатлы, игътибарлы һәм яхшы кәефле булырга тиеш ул!
Аерым алганда, Уфа "Нур" татар дәүләт театрында эшләүче гардеробчыларга таләпләр шундый.
"Нур" театрында дүрт гардеробчы эшли. Аларның икесе: Линера Сәхибгәрәева белән Людмила Андреева - ун елдан артык. Зәйтүнә Котышева - өч, Вера Фаянова ике ел эшли. Гардеробчыларның эше бик җаваплы: клиентларны тиз һәм сыйфатлы хезмәтләндерергә, тамашачыларның өске киемнәрен саклануны гарантияләргә, урында килеп туган проблемаларны чишә белергә тиеш алар.
Беркетелгән видеода Линера Сәхибгәрәева белән Людмила Андрееваның эшен аз гына күзәтеп тордык.

 

https://kiziltan.ru/kultura/20503-le-d-teatr-kiem-elgechtn-bashlanamy-video.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев