Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлеге яшелчә яман чирдән саклый

Яхшы нәтиҗәгә көн саен ярты кило чамасы ашаганда гына ирешеп була, ди белгечләр.

Галимнәр фикеренчә, помидордагы ликопин дигән кызыл буягыч матдә яман шеш барлыкка килүгә каршы тора икән һәм шунлыктан табиблар помидорны бөтен кешегә дә мөмкин кадәр күбрәк ашарга киңәш итәләр. Яхшы нәтиҗәгә көн саен ярты кило чамасы ашаганда гына ирешеп була диләр. Ликопин помидорны хәтта термик ысул белән эшкәрткәндә дә юкка чыкмый.

Өстәвенә томатның тагын бер файдалы ягы бар: әгәр дә бу яшелчәне еш һәм күп ашасаң, битең алсу төскә керәчәк.

Шулай да әлегә яшелчә ярамаган кешеләр дә булырга мөмкин. Ныклап помидор ашарга керешкәнче, табиб белән киңәшләшергә дә онытмагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев