Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ленар Шәех Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты булган

Татар язучысы Ленар Шәех махсус казанышлары өчен Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты дигән мәртәбәле бүләк алган.

 Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте. Ленар Шәехне премиягә Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) белән берлектә «Hertfordshire Press» нәшрият йорты тәкъдим иткән.

Халыкара бүләкне биш ел элек Евразия иҗат берлеге оештырган. Аны ел саен төрле илләрдә яшәп иҗат иткән күренекле каләм әһелләренә, танылган галимнәргә, артистларга, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхесләргә бирәләр.
Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә күренекле рус актрисасы Мария Ермолованың музей-йортында узган. Ленар Шәехкә лауреат дипломы, алтын медаль һәм истәлек билгесе тапшырганнар. Чарада Евразия иҗат берлеге президенты Карина Сарсенова чыгыш ясаган.

Дипломда, Карина Сарсеновадан кала, Казахстан Республикасы Язучылар идарәсе рәисе Нурлан Оразалинның, дөньякүләм танылган казах виртуоз-скрипкачысы, Бирмингем консерваториясе профессоры Марат Бисенгалиевнең һәм Каспий университеты ректоры Жолдасбәк Нусеновның имзалары бар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, филология фәннәре кандидаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех узган ел Швециянең Стокһольм шәһәрендә узган VI Халыкара «Open Eurasian Literature Festival & Book Forum» әдәби фестивалендә Гран-прига лаек булган иде. Шулай ук аның Лондонның «Hertfordshire Press» нәшриятында «One of you» дигән инглизчә китабы да дөнья күрде.

 

http://maydan.tatar/lenar-sheex-xalykara-evraziya-premiyasenen-altyn-laureaty-bulgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев