Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина Чаллының гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина автокала хатын-кызларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

«Гүзәл хатын-кызлар, сезне чын күңелдән яз, наз һәм игелеклелек бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Хатын-кыз тормыш бирә, мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән җылыта, казанышларга рухландыра һәм үз балалары, гаиләсе, Ватаны хакына бөек батырлыкка сәләтле. Табигать хатын-кызларны ихлас күңелдән, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм эчкерсез тугрылык белән бүләкләгән, хатын-кызлар гаилә традицияләрен саклый, эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә уңышларга ирешә. Гүзәл затлар тормышны шатлык, гармония һәм тынычлык белән тулыландыра. Язгы кояш сезгә мөмкин кадәр күбрәк мәхәббәт, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын бүләк итсен», – диелә котлауда.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35588

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев