Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лисичанскка гуманитар ярдәм озатылды

Бу юлы чирле балаларга дарулар да җибәрелде.

Эшмәкәр Рөстәм Гатинның кыр кухнясы өчен Чаллыдан чираттагы гуманитар йөк җибәрелде. Игелекле эшмәкәр, волонтерлар белән бергә Лисичанск һәм якын-тирә район халкын  –  5 меңнән артык кешене кайнар ризык белән тәэмин итә. 

Гуманитар йөкне гадәттәгечә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәр Советы депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, территориаль иҗтимагый совет вәкилләре озатып җибәрде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга рәхмәт әйтте.

 «Без бер елдан артык инде Лисичанск халкына гуманитар ярдәм җибәрәбез. Ул 360 тоннадан артып китте. Без сүз белән генә түгел эш-гамәлләребез белән ярдәм итәбез. Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме 2 миллионнан артык порция кайнар ризык әзерләде. Күптән түгел депутат Ася Кислова җитәкчелегендәге волонтерлар төркеме Лисичанскта булып физик мөмкинлекләре чикле балаларны карадылар. Чирле балаларга – дарулар, коляскалар, кыр кухнясына – ярмалар, тушенка, кнтейнерлар, чиләкләр, УАЗ машинасы өчен запас частьләр  җибәрдек», – диде ул.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Өлешечә мобилизация