Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лола Саид-Уэлина: «Ясалма керфеккә кызыкмагыз - астында талпан яшәргә мөмкин»

Бу вакытта күз кычыта, кызарып чыга.

Матурлык дигәндә хатын-кызлар акчаларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмыйлар. Тырнак дисеңме, керфек, каш – һәммәсен ай саен ясатып торалар.  

«Әмма ясалма матурлык артында бик җитди проблемалар яшеренергә мөмкин», – ди Чаллының  дерматовенерологы Лола Саид-Уэлина.
Мисал өчен, ясалма керфек астына талпан ияләшә ала икән. Ышанмаслык. Әмма андый очраклар бик күп булган.  
«Ялкынсынган күз кабагына, керфекләр астына талпан утыра. Бу вакытта күз кычыта, кызара. Паразитны микроскоп аша гына ачыклап була. Ул угревая железница дип атала», – ди табиб.  

Аны ачыклау өчен, иң элек пациенттан анализлар алалар. Талпан ачыкланса, паразитка каршы махсус препаратлар эчәргә киңәш итәләр. Монда ярдәмгә окулистлар да килә, чөнки күзнең конъюктивасы зыян күрә.

Бәйрәмнәргә керфек ясату бер хәл, әмма әлеге процедураларны еш кабатласаң, сәламәтлектә барыбер чагылачак дигән фикердә табиб Лола Саид-Уэлина. Керфек ябыштырганда материалга, клеена аллергия булырга мөмкин. 

Матур тырнаклар ясатып хастаханәгә дәваланырга килүчеләр дә бар икән. Табиб озак вакыт бер шәһәрдәшебезне дәвалаган. 
«Яшь кенә бер кыз килеп керде. Кычкырып елый. Тырнакларының карар җире юк. Пластинкасын яндырганнар. Әле дә күз алдымда. Бик озак дәваланды ул. Сабырлык кирәк булды», – ди табиб.

Тырнак ясатканнан соң, гөмбәчекләр дә барлыкка килүе ихтимал.

«Шеллакны алганда кайберәүләр үзләренең тырнакларын танымый. Саргылт-яшел, көрән төскә керәләр. Монда да комплекслы дәвалану кирәк», – ди Лола Саид-Уэлина. Гөмбәчек ул шаярту түгел. Җитди авыру. Бер чыкса, соңыннан тагын уянырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык