Лотос - “Акварель – 2016” чәчәкләр фестиваленең символы
30 август көнне Азатлык мәйданында традицион "Акварель - 2016" чәчәкләр фестивале узачак. Чараның конкурс программасы, узган еллардан аермалы буларак, быел 3 юнәлеш буенча алып барылачак. Беренчесе - күләмле композицияләр конкурсы. Икенчесе - иң яхшы төзекләндерелгән, яшелләндерелгән һәм чәчәкләр белән бизәлгән шәһәр территориясе бәйгесе. Ул 15 июньнән алып 20 августка кадәр...
30 август көнне Азатлык мәйданында традицион "Акварель - 2016" чәчәкләр фестивале узачак. Чараның конкурс программасы, узган еллардан аермалы буларак, быел 3 юнәлеш буенча алып барылачак. Беренчесе - күләмле композицияләр конкурсы. Икенчесе - иң яхшы төзекләндерелгән, яшелләндерелгән һәм чәчәкләр белән бизәлгән шәһәр территориясе бәйгесе. Ул 15 июньнән алып 20 августка кадәр дәвам ителәчәк. Өченчесе - бәйрәм көнендә Азатлык мәйданында үткәрелә торган конкурслар.
Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова әйтүенчә, бәйрәмгә әзерлек чаралары 1 июньнән башланган инде. "Башка еллардан аермалы буларак, быел күләмле композицияләр бәйгесе яңа форматта - шәһәребезнең парк һәм скверларында үтәчәк", - дип билгеләп үтте ул. "Иң яхшы күләмле композиция" бәйгесендә катнашырга ниятләгән шәһәр компанияләре үз гаризаларын унбишенче июньгә кадәр тапшыра алачаклар. Экспозицияләрне әзерләү 15 июньнән алып 21 августка кадәр дәвам итәчәк.
" Конкурсларда катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Шунысы куаныч: аларда үзләрен сынап карауга шәһәребезнең күп кенә яңа оешмалары һәм предприятиеләре теләк белдертте. Проектларны әзерләү һәм тормышка ашыруда, профессиональ рәссамнар һәм дизайнерлардан тыш, шәһәребезнең Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм Кама сәнгать һәм дизайн институтында белем алучы дизайнер студентлар катнашачак", - дип әйтте Әлфия Романова.
2016 ел - Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы дип игълан ителү сәбәпле, "Иң яхшы күләмле композиция" бәйгесендә катнашучы композицияләренең чәчәк-декоры темасы булып "Бакчада су һәм чәчәкләр" торачак. Фестивальнең символы булып су үсемлекләренең патшасы - лотос билгеләнде.
Конкурска мәйданы 100 кв.м да ким булмаган агач-куак үсентеләреннән һәм үзенең формасын озак вакыт эчендә югалтмый торган архитектур формалар, материаллар белән эшләнелгән композицияләр кабул ителә. Шәһәрдәшләребез уңайлылыгы өчен, аларны кичен ут белән яктыртып торачаклар.
Фестиваль программасы кысаларында исә бишенче тапкыр күпфатирлы йортларның иң яхшы совет рәисе сайланачак. Номинациянең җиңүчесенә акчалата бүләк һәм диплом биреләчәк.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә караган һөнәрләрнең абруен арттыру, шәһәр йортлары ишегалларын ямьләндерү максаты белән үткәрелә торган традицион профессиональ осталык бәйгеләре дә ("Иң яхшы урам себерүче", "Иң яхшы сантехник", "Иң яхшы яшелләндерүче") үткәреләчәк. Җиңүчеләргә шулай ук акчалата бүләк һәм дипломнар тапшырылачак.
30 август көнне исә Азатлык мәйданында түбәндәге конкурслар көтелә:
1)"Чәчәкләрдән ясалган иң яхшы рәсем"
2) "Иң яхшы чәчәк бәйләме"
3)"Иң яхшы сәүдә павильонының бизәлеше"
4) "Иң яхшы прическа"
5) "Гаҗәеп уңыш"
6) "Иң яхшы маскарад костюмы"
7) "Чәчәкләр патшабикәсе"
Бәйрәмдә бакчачыларга үз товарларын сату өчен урыннар да бүленеп биреләчәк. Театральләштерелгән чарада шәһәребезнең иҗат коллективлары катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев