Лугансктан 500 бала Чаллының «Саулык» сәламәтләндерү комплексында ял итәчәк
Яңалыклар тасмасы

Лугансктан 500 бала Чаллының «Саулык» сәламәтләндерү комплексында ял итәчәк

Чыгымнарны автогигант түли.

Луганск халык республикасы балалары җәйге каникулны «Саулык» сәлаәтләндерү-белем бирү комплексында үткәрәчәк.

«ТР хөкүмәте, «КАМАЗ» ГАҖ, Луганск халык республикасы һәм «Саулык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы арасында төзелгән дүрт яклы килешү нигезендә балаларның ялы 30 майдан-31 августка кадәр оештырыла.

Балаларны поезд белән республикага китерүне һәм кире Луганскка кайтаруны ТР хөкүмәте тәэмин итә. «КАМАЗ» ГАҖ балаларны үзәккә илтү һәм ял итү чыгымнарын үз өстенә алган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы җәй ял каникуллар

Нет комментариев