Мәчет янды
Яңалыклар тасмасы

Мәчет янды

Ул рестраврациядән соң ачылган гына иде.

Питрәч мәчетендә янгын чыкты. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бер катлы агач бинада чыккан янгында ике ир-ат зыян күрде. 

Аларны ашгыч рәвештә район хастаханәсенә озаттылар.

Урынга килгән янгын куркынычсызлыгы хезмәте хезмәткәрләре янгынны сүндерделәр. 

Фаҗига урынына район прокуроры Никита Ананьев та килде. Тишерү эшләре башланды. 

Якынча мәгълүматлар буенча , янгын төзек булмаган газ җиһазы аркасында чыккан.

Фото видеодан скириншот

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


01 янгын ут мчс коткару мәчет бәла каза

Нет комментариев