Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Мәдәният һәм ял итү паркы» статусын үзгәртте

«Ник кирәк ул?» - ди мэр.

Чаллыдагы «Мәдәният һәм ял итү паркы» статусын үзгәртте. Хәзер ул муниципаль унитар предприятие түгел, җаваплылыгы чикле җәмгыять. Шәһәр Советы утырышында Татьяна Гурьевадан башка, депутатлар әлеге үзгәрешне бертавыштан хуплады. «Горкоммунхоз»ның юридик статусы, «Электротранспорт» предприятиесе белән берләшү сәбәпле, үзгәртелмәде. 

Предприятиенең юридик статусы үзгәреше буенча мэр Наил Мәһдиев фикерен белдерде.

«Гамәлгә куючысы шул ук кала. Печать, бланклар алыштыру белән шөгыльләнәчәкбез. Устав, адресны үзгәртергә кирәк. Барысына да, әлбәттә, акча сарыф итәчәкбез. Реформа өчен реформа кирәк микән? Ул акчаларны хуҗалыкны тәртипкә китерү өчен тотсак яхшырак булыр иде. Трамвай юллары, подстанцияләр начар хәлдә», – ди мэр. 

Фото parkinch.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев