Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Магнит давылы вакытында нинди дару эчәргә кирәк?

Галимнәр киңәше.

Магнит давыллары кояш өслегендә шартлаулар нәтиҗәсендә килеп чыга. Шартлаудан бүленеп чыккан плазма җирнең магнит кырына тәэсир итә. Бу үз чиратында сәламәтлектә чагыла. Аеруча йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр хәлләре начарлануына зарлана. 

Россия Фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институты галимнәре, магнит давылы канга тискәре йогынты ясарга мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгән. Кан тиз оешучанга әйләнә. Шуңа күрә канның куеруын кисәтү өчен магнит давылы башланырга бер көн кала аспирин эчәргә кирәк икән. 

Искәртергә кирәк, иң көчле магнит давылы 1859 елның сентябрендә теркәлгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев