Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Май бәйрәмендә Тәкермәндә - матәм: берьюлы өч баланы җирләделәр

Авариягә кагылышлы күп кенә мәгълүматлар билгеле.

Минзәлә районында булган юл-транспорт һәлакәте бөтен Татарстан халкын тетрәндерде. 28 апрельдә кичке 9 тулганда «Тойота» машинасын йөртүче хатын-кыз идарә итүне югалтып өч бала өстенә менде. Берьюлы 9, 10, 13 яшьлек малайларның гомерләре өзелде. Әйтүләренә караганда, алар (2 кыз һәм 3 малай) Югары Тәкермән һәм Тауасты Тәкермәне авыллары арасындагы юлдан җәяү кайтып килгәннәр. 

Бүгенге көндә авариягә кагылышлы күп кенә мәгълүматлар билгеле. Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Илнар Мөбәрәкҗанов түбәндәгеләрне билгеләп узды.

«Машина йөртүче сүзләренә караганда, җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаргыч билгеләре булмаган. Юл-транспорт һәлакәте турындагы мәгълүмат «ГЛОНАСС 112» буенча 20.34 сәгатьтә килде. Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 16 минуттан соң (юл-транспорт һәлакәте урынына кадәр ераклык 37 км) килеп җитте».

Автомобиль йөртүче ханымның машина йөртү стажы 7 ел. Урында ук үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча юл-патруль хезмәте инспекциясе руль артындагы хатын-кызның исерткеч кулланмаганын ачыклаган. Соңгы ике елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган. 
Шулай ук, авария килеп чыккан юл участогы туры булганын билгелиләр. Автомобиль юлы ясалма яктырту линиясе белән җиһазланмаган. 

Яшүсмерләрнең гәүдәләрен моргтан алып кайтып, 29 апрельдә Тауасты Тәкермәне авылы зиратында хушлаштылар, дип хәбәр ителә район газетасында.
Тагын бер җан өзгеч факт, 9 һәм 10 яшьлек яшүсмерләр машина белән идарә иткән 36 яшьлек хатын-кызның апасының уллары булган... Алар Чаллыда яшәгәннәр һәм авылга кунакка кайткан булганнар. Өченче һәлак булучы, 13 яшьлек яшүсмер, шулай ук Чаллыдан һәм күптән түгел үзенең туган көнен билгеләп үткән. Машина йөртүченең 3 балигъ булмаган баласы бар, диелә.

Һәлакәт факты буенча РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе 5нче өлеше («Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында 2 яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә сәбәп булу») буенча җинаять эше кузгатылган.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев