Мәктәп укучысы наркотик сатуда гаепләнә
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп укучысы наркотик сатуда гаепләнә

Аның кесәсендә 50дән артык төргәк табалар.

Уфада яшәүче укучы кызны 50дән артык төргәк наркотик белән тоткарлаганнар. Хокук саклау хезмәткәрләре кызның эзенә берничә ай элек төшкән була. 17 яшьлек кыз төнлә «эшкә» чыккач, наркотикларны тапшырганда полиция хезмәткәрләре аны кулга алырга тиеш була. Кыз моны аңлап, алардан качмакчы була. Шунда ук сөйләшүләр барган телефонын да бәреп ватарга тырыша, әмма җитешә алмый. Кызны тоткарлыйлар. Хәзер тикшерү бара. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


наркотиклар

Нет комментариев