Мамадыштан җиңү белән кайттылар - ФОТОЛАР
Шушы көннәрдә Мамадышта 2007-2008 елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Ул РСФСРның спорт мастеры, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә багышланган иде.
Ярышларда 43 команда, шул исәптән 350дән артык спортчы көч сынашты. Чаллы командасы 2нче урында чыкты.
Беренче урында – Фаяз Сибгатуллин (45 кг авырлыкта), Фазыл Сибгатуллин (50 кг), Булат Вәлиев (55 кг)
Икенче урында – Хәсән Сибгатуллин (45 кг)
Дүртенче урында – Рамазан Мөхәммәтов (45 кг)
Көрәшчеләрнең тренерлары: Илнур Хәбибуллин, Рөстәм Сәлимханов, Фаил Кыямов, Илшат Сибгатуллин, Илгиз Шәмсевәлиев.
/ Фото Рамил Хисмәтуллиннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев