Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина йөртү таныклыгына кагылышлы яңалык бар

Хәзер аның цифрлы вариантыннан да файдаланырга мөмкин.

ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәзер электрон машина йөртү таныклыгын да күрсәтергә мөмкин. 10 ноябрьдә “Госуслуги Авто”ның яңа мобиль кушымтасы пәйда булгач шундый мөмкинлек булдырылды. Ләкин гадәти таныклык та үзең белән булырга тиеш, чөнки Юл хәрәкәте кагыйдәләреннән кәгазь документ күрсәтү таләбе әлегә алынмаган.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр шул кушымта ярдәмендә автомобильне теркәү таныклыгын электрон рәвештә күрсәтү мөмкинлеге булдырылган иде. Бу функция эксперимент рәвешендә икенче елын эшли. Эксперимент, уңышлы, дип танылып, “права”ны да шул ук ысул белән тикшерү карарына килгәннәр.

Электрон СТСны күрсәтү өчен “Госуслуги Авто” кушымтасына керергә кирәк. Анда милекче исемендәге машина (машиналар) “чыгачак”. Астында – “предъявить документы” төймәсе. Шуңа баскач, экранда QR-код чыга. Инспектор аны үзенең планшеты ярдәмендә “укый”.

“Права”ны да нәкъ шулай ук күрсәтергә мөмкин. Башта “Водительские права” бүлегенә керергә, аннан соң “Предъявить права” төймәсенә басарга, дип хәбәр итә https://vatantat.ru.

фото: protarif.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи