Мәскәү проспекты дәвамын төзү өчен участокларны тартып ала башлыйлар
Документсыз участоклар хуҗасыз дип билгеләнәчәк.
Чаллыда Мәскәү проспекты дәвамын төзү буенча эшләр бара. Бүгенге көндә җир участокларын тартып алу һәм хуҗаларына компенсация түләү мәсьәләсе хәл ителә. Участокларның күбесе «Юбилейный» бакчачылык ширкәте, «Строитель» һәм «Камаз-2» гараж кооперативларына карый. Барлыгы 481 объект.
«Тартып алыначак мөлкәт өчен компенсация алу максаты белән барлык гражданнарга объектларга һәм җир кишәрлекләренә хокук билгели торган документлар тутырырга кирәк. Күчемсез милек объектларына карата хокук билгеләүче документлар булмаса, Гражданлык кодексы нигезендә әлеге объектлар хуҗасыз дип танылачак", - ди җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин.
Мэр җир кишәрлекләрен тартып алу эшләрен активлаштырырга кушты.
"Мәскәү проспектын төзү эшен якын арада дәвам итәргә планлаштырабыз. Максатыбыз – Һади Такташ урамына чыгу. Бу зур эш белән шөгыльләнәчәгебезгә бик азлар ышанды. Шуңа да карамастан, юл күпер, дүрт полосалы өч километр юл төзелде. Анда хәзер зур автобуслар йөри. «Стимул» федераль программасына эләгүнең никадәр җиңел булмавын бик азлар гына аңлый. Программага кермәсәк, микрорайон тагын 50 ел юлсыз торыр иде», - диде Наил Мәһдиев.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәү проспектында «Притяжение» микрорайоны аланында термаль комплекс та төзеләчәк. Ул 2026 елга әзер булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев