Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү проспекты нинди булачак?

«Стимул» программасы буенча финанслар җәлеп итү эшләре дәвам итә.

 

Чаллы шәһәр советының чираттагы сессиясендә бюджетка үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды.  Чыгымнарның артуы Мәскәү проспекты төзелешенә дә бәйле. Әйтик, «Юбилейный» бакчачылык ширкәтендәге 11 җир участогын сатып алу өчен 4,5 млн сум акча кирәк. «Мәскәү проспекты төзелешен дәвам итү һәм күперне капиталь төзекләндерүнең беренче этабы эшләнгән. «Стимул» программасы буенча финанслар алу буенча эшләр дәвам итә. Бу проект якын арада тормышка ашырылачак», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Күперне капиталь ремонтлау буенча проект-смета документлары әзерләү өчен 7 млн 658 мең сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Мәскәү проспекты 4 полосалы һәм күперле заманча юл булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса