Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә татарлар очрашты

Хәзерге вакытта “Мәскәү татарлары штабы” башкалада гомер кичерүче 2,5 мең кешене берләштерә.

Мәскәүдә, Рөстәм Ямалиев җитәкчелегендәге Татарлар Штабында Татарстан татарлары өчен очрашу кичәсе узды. Биредә республикабызның төрле шәһәрләреннән чыккан татарлар җыелды. 

Очрашуга килүчеләр үзләре белән таныштырдылар. Ул көнне штабта татар теле, моңнары, җырлары хакимлек итте. Залга милли рух, күтәренке кәеф таралды. 

“Милләттәшләребез өчен мондый очрашулар бик кирәк. Аларда  зур шәһәрдә бер-береңне югалтмаска өйрәнәсең, татар телендә рәхәтләнеп сөйләшәсең, аралашасың, яңа дуслар табасың. Мондый очрашуларда төрле яшьтәге милләтләшләр тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашалар. Студентлар олырак, тәҗрибәлерәк иптәшләреннән киңәш сорыйлар, борчыган сорауларына җавап табалар. Алга таба да мондый кичәләр дәвам итсен, телебезне, милли даирәбезне саклыйк”, - дип фикерләре белән уртаклашты Рөстәм Ямалиев.

Хәзерге вакытта “Мәскәү татарлары штабы” башкалада гомер кичерүче 2,5 мең кешене берләштерә һәм ул рәсми теркәлгән иң зур татар оешмасы булып исәпләнә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарлар