"Мастеровые" яңа бинага күченә.
Яңалыклар тасмасы

"Мастеровые" яңа бинага күченә.

Бу көннәрдә архитекторлар бинаның нинди стильдә булачагын күрсәтте.

«Мастеровые» театры яңа бинаның ничек күренәчәген күрсәтте. Архитектор коллектив өчен хай-тек стилендәге проект булдырган. Объект Чулман проспектында, ЗАГС бинасы янында урнашачак.

Проектта кунак парковкасы булган дүрт катлы бина, 500 һәм 100 урынга исәпләнгән ике тамаша залы каралган. Моннан тыш, биредә тавыш язу студиясе, видеотека, архив һәм башка кирәкле бүлмәләр урнашачак
 «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасын төзүгә федераль бюджетта 1 млрд 80 млн сум акча салынган. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәбәр итте.

Чыганак: Челны-биз

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев