Медицина хезмәткәрләре йөзә дә беләме?
Яңалыклар тасмасы

Медицина хезмәткәрләре йөзә дә беләме?

Чаллыда «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды.

Ул  «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы кысаларында оештырылды.
Спортчылар ирекле стиль белән 50 метр дистанция үз көчләрен сынадылар. Барлык катнашучылар да осталыкларын, спорт рухын, җиңүгә омтылышын күрсәтте. 

Ир-атлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә 4нче шәһәр шифаханәсеннән Михаил Андреев иреште, икенчедә – Ирек Шәрипов (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе), өченче урында – Валерий Кондаков (йогышлы авырулар хастаханәсе).

Хатын-кызлар арасында беренчелекне Светлана Артемьева (сугыш ветераннары өчен госпиталь) яулады, икенче урында - Виолета Магбутова (йогышлы авырулар хастаханәсе), өченчедә – Анастасия Арбузова (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе).

Призерларга һәм җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.


чир авыру сәламәтлек

Нет комментариев