Менделеевск шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев гаиләсендә авыр кайгы
Радмир Беляев - озак еллар Чаллы башкарма комитетында эшләде. Шәһәрдә өстенлекле үсешле икътисадый территория (ТОСЭР) төзүнең башында торды.
Хәзер исә ул Менделеевск шәһәре башкарма комитетын җитәкли.
Бүген исә Радмир Беляевның әтисе Илдар әфәнденең вафат булуы билгеле булды. Мәрхүм белән саубуллашу Чаллының "Тәүбә" мәчете территориясендә оештырылган.
Радмир Беляевның тирән кайгысын уртаклашабыз. Авыр көннәрегездә күркәм сабырлыклар гына насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев