Мэр Наил Мәһдиев: “Без гаиләдә әнинең идән юганын күрмәдек”
Укучыларны мәктәптә хезмәткә тартуга карата шәһәр мэры үз фикерен белдерде.
1 сентябрьдан уку-укыту системасына үзгәрешләр кертелә. Балаларны хезмәткә тарту өчен ата-аналарның рөхсәте кирәк булмаячак. Исегезгә төшерәбез, моңарчы укучылар язгы-көзге өмәләрдә ата-аналар ризалыгы белән генә катнашты. Аны хезмәткә тарту закон буенча тыелды. Хәзер элекке системага әйләнеп кайталар. Бу хакта август киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиткерде. Әлеге үзгәрешне шәһәр мэры Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә дә кузгатты.
“Без гаиләдә әнинең идән юганын күрмәдек. Бер көнне абый юа иде, икенче көнне – мин. Мәктәптә дә идән юа идек. Моның бер куркынычы да юк. Мәктәп тактасын юыр өчен дә ата-аналар рөхсәтен алу – мәгънәсезлек!” – диде Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев