Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр Наил Мәһдиев: «Салют булырга тиеш!»

Чаллы Татарстан Республикасы һәм шәһәр көнен билгеләп үтәргә әзерләнә.

Татарстан Республикасы көнне Чаллыда салют булачак. Бу хакта мэр Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте. 

«Республика һәм шәһәр көнендә салют булырга тиеш. Шул ук вакытта иҗтимагый тәртипне саклау буенча җитди эш алып барырга кирәк. Алдагы бәйрәмнәр хәвеф-хәтәрсез узды. Монысы шулай узарга тиеш», – дип белдерде мэр. 

Исегезгә төшерәбез, 10 августта Төзүчеләр көнендә Курск өлкәсендәге соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә салют аттырмадылар. 

Республика көне уңаеннан зур бәйрәм оештырыла. Чаралар шәһәрнең 3 районында да узачак. Бәйрәмнең төп кунагы - ТР атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев