Мэр хәрбиләр белән очрашты
«Сүзебездә торабыз», - диде ул.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр белән чираттагы очрашу үткәрде.
«Шатлык» яшьләр үзәгендә узган очрашуда мэр Чаллы егетләренә хәрби бурычларыны үтәгән өчен рәхмәт белдерде. «Без сезне «Энергетик» мәдәният сарае яныннан озатканда гаиләләрегезне кайгыртачакбыз дип вәгъдә бирдек. Сүзебездә торабыз. Сезнең балаларыгыз балалар бакчасына бушлай йөри, мәктәпләрдә көненә ике тапкыр бушлай туклана. Мөмкинлектән чыгып, даими рухи һәм матди ярдәм күрсәтергә тырышабыз», – диде.
Ялга кайткан хәбиләргә кирәк-яраклар тутырылган капчык һәм җылы итекләр тапшырылды.
Зөлфия Фоатова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев