Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Мәетләр аслы-өсле ята. Коточкыч шакшы ис"

Уфа шәһәрендә яшәүче Юрий исемле кеше хәбәр иткәнчә, Бәләбәй район дәваханәсе моргында коточкыч хәлләр күзәтелә.

Бу хакта ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге посты астында язган.

- Җомга көннән алып дүшәмбегә кадәр үлгән кешеләрнең җәсәде биредәге беренче каттагы бүлмәдә аслы-өсле ята, карая. Бу - суыткыч та түгел. Монда коточкыч шакшы ис. Мәрхүмнәрнең туганнарын мәетләрне күчереп салырга мәҗбүр итәләр. Без үзебезнекен эзләгән арада, саклану чаралары белән тәэмин ителмәдек – һәм бу пандемия чорында! - дип фикерен белдерә ир.

Җомга көнне инсульттан аның 39 яшьлек туганны вафат булган һәм туганнарына башта мәрхүмне моргка алып барырга туры килгән. Анда суыткыч камералары юк. Аның сүзләренә караганда, ул башка туганнары белән бергә дүшәмбе көнне мәетне алырга килгән.

- Башта морг хезмәткәрләре безне бинага узуыбызны үтенде. Шунда ук иемнәргә мәет исе сеңеп калды. Патологоанатомнар: «Сезнеке башка мәетләр астында, иң түбәндә ята, аны алып өстәлгә салыгыз, аннан соң без тикшерүләр үткәрербез", - диделәр. Асылда, без үтеп керү тыела торган "кызыл зонада" идек. Ә мәетләр арасында коронвирустан үлгәннәре булса?! - дип сөйләгән ир "NEWS 24/7" хәбәрчесенә.

Фото: go.mail.ru

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев