Милек хуҗаларына һәм торакны арендага алучыларга кайсы очракларда штраф салырга мөмкиннәр?
Яңалыклар тасмасы

Милек хуҗаларына һәм торакны арендага алучыларга кайсы очракларда штраф салырга мөмкиннәр?

Законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Түбәндәге мәгълүматны исегездә калдырыгыз!

- Газ җиһазларын ремонтлау нияте белән килгән газ компанияләре белгечләрен кертмәгән өчен: 1000-2000 сум (ч. 3 ст. 9.23 КоАП):
- Мәҗбүри рәвештә алыштыру таләп ителгән газ җиһазларын алыштырудан баш тарткан өчен: 1000-2000 сум (ч. 4 ст. 9.23 КоАП)
- Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау өчен килешү төзүдән баш тарткан өчен: 1000-2000 сум (ч. 2 ст. 9.23 КоАП)
- Үз ихтыярың белән фатирның планировкасын үзгәрткән өчен: 2000-2500 сум (ст. 7.21 КоАП)
- Торак биналарны билгеләнеше буенча кулланмаган өчен: 1000-1500 сум (ст. 7.21 КоАП)
- Үз ирегең белән электр челтәрләренә тоташкан яки файдаланган өчен (исәпкә куймыйча): 10000-15000 сум (ст. 7.19 КоАП)
- Үз ирегең белән үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм су чыгару системаларына кушылган өчен: 1000-1500 сум (ст. 7.20 КоАП)

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


штраф

Нет комментариев