Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итүдә катнашачак

Бүген автогигантның Россиянең авыр йөк автомобильләре базарындагы өлеше 47 процентны тәшкил итә.

25 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион рәвештә Чаллыда узачак Машина төзүчеләр көненә багышланган чараларда катнашырга планлаштыра.
«Монда республиканың машина төзелешендәге иң зур юнәлешләренең берсе — КАМАЗ заводы эшли. Әгәр агымдагы елның 7 аена машина төзелеше комплексы оешмалары буенча статистиканы карасак, тулаем алганда 408 млрд сумлык продукция озатылган. Бу елның сигез аенда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, товар продукциясе артуын КАМАЗ һәм кайбер предприятиеләр терки», — дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Бүген автогигантның Россиянең авыр йөк автомобильләре базарындагы өлеше 47 процентны тәшкил итә. предприятие К5 буыны йөк машиналары линейкасын үстерә, пассажирлар өчен электротранспорт модельләрен һәм түбән идәнле автобуслар эшләп чыгара, 17 тонналы водородлы йөк машинасы һәм водородлы автобус эшләп чыгаруны алып бара.
«Бу эшләр барысы да Чаллыда Машина төзүчеләр көнендә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кайбер зур предприятиеләрдәге машина төзү вазгыяте турында да сөйләячәкләр», — диде Лилия Галимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр