Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов Тукай районында республика программасы буенча яңартылган ишегалдын карады

«Безнең ишегалды» бишьеллык программасы буенча Тукай районында барлыгы 79 ишегалдын тәртипкә китерү күздә тотыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районының Бәтке авылында «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә төзекләндерелгән ишегалдында булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Гагарин урамындагы 16нчы йорт янындагы ишегалды территориясендә керү юллары һәм тротуарларга асфальт түшәлгән, эскәмияләр һәм чүп савытлары яңартылган. Биредә шулай ук балалар мәйданчыгы да барлыкка килгән. Барлык эшләр дә биредә яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алып башкарылган.
Рөстәм Миңнехановка ишегалдындагы инфраструктураның бер өлеше җирле җитештерүчеләр тарафыннан булдырылуы хакында әйттеләр.
«Безнең ишегалды» бишьеллык программасы буенча Тукай районында барлыгы 79 ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла. Узган елда 11 ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән. 

Фото: Әлфия Когогинаның Инстаграм битеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ишегалды бәйрәме