Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минтимер Шәймиев: Юрий Лужков - Россия җәмгыяте тарихында лидер

Бүген 84нче яшендә Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков вафат булды.

Юрий Лужков - Россия җәмгыяте тарихында лидер, зур иҗтимагый-сәясәт эшлеклесе, үз Ватанына тугрылыклы кеше. Бу хакта бүген Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белдерде.

«Нинди генә тармакта эшләсә дә, нәрсәгә тотынса да, һәрвакыт уңышка ирешә. Ә моның күрсәткече - ул илебезнең олпат иҗтимагый-сәяси эшлеклесе булу. 18 ел Мәскәү мэры булып эшләде, бу бик аз вакыт түгел. Россия башкаласында аны халыкның 70тән 80 процентка кадәресе хуплый иде. Әлегә андый күрсәткечләр юк. Менә шундый халык мәхәббәте иде аңа. Кешеләрне алдап булмый, Мәскәү белән эшли белде», — диде Татарстанның Беренче Президенты.

Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, Юрий Лужков һәрвакыт «ныклы позицияне» тоткан. «Үзгәртеп кору елларында ил борчылды, реформаторлар үзләренең үсеш юлын тәкъдим итте. Мондый шартларда аңа иң ышанычлы юлны сайларга туры килде. Юрий Михайлович киң күзаллауга ия булды, бу алымны аңардан тартып алып булмый», — диде ул.

Дәүләт Киңәшчесе Мәскәүнең элеккеге мэры Губкин исемендәге нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаганын, бу тармакта уңышлы эшләгәнлеген искәртте.

«Бу өлкәне яхшы белә иде, шунда ук мэрга әйләнмәде бит, — дип билгеләп үтте ул. – Ил язмышы хәл ителгән елларда аның хезмәт эшчәнлегенең иң актив өлеше узды. Сәясәтчеләргә җиңел түгел -алар сайлавыннан күп нәрсә тора, мин әйтер идем, ил язмышы хәл ителә. Аның үз позициясе булды, ничек эш итәргә кирәклеген белде».

«Үзгәртеп кору елларында ил тормышын алып бару өчен Юрий Михайлович беренчеләрдән булып сәяси партия төзү өчен чыгыш ясады. Ул вакытта күппартиялелек вакыты җитте, дип бик күп сөйләделәр. Без бу хакта да сөйләштек. Яңа җәмгыять төзегәндә күппартиялелек булырга тиеш, чөнки халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен көрәшергә һәм бер партия кысаларында йомылып калмаска кирәк. Моның өчен дә кыю булырга кирәк иде», — дип өстәде Минтимер Шәймиев.

Татарстанның Беренче Президенты Юрий Лужковны «интернациональ кеше» дип атады. «Аның белән, мәсәлән, Мәскәүдә яшәүче татарлар яки башка милләт вәкилләре белән элемтәләрне җайга салу һәм ныгытуга кагылышлы мәсьәләләр җиңел хәл ителде. Аның мөнәсәбәте тигез иде, һәм ул алар өчен шартлар тудырды», - дип ачыклык кертте Минтимер Шәймиев.

Ул Юрий Лужков белән дустанә, чиста кешелек мөнәсәбәтләрендә, үзара аңлашу белән аралашып яшәгәнлеген әйтте.

«Юрий Михайлович миннән бер яшькә өлкәнрәк иде, шулай килеп чыкты ки, безнең юллар туры килде. Аның әнисе Башкортстаннан. Ул моны еш искә алды, ул бу якларны яратты, — дип сөйләде Дәүләт Киңәшчесе. - Сәяси һәм иҗтимагый тормышта нинди генә авырлыклар булмасын, без бер-беребезне аңладык. Ул минем туган көнемдә, 80 яшемә килде. Аңа кадәр бер ел элек мин аның юбилеенда булдым».

Минтимер Шәймиев шулай ук Россия Президенты Владимир Путин Юрий Лужковны IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде, дип белдерде. «Россия Федерациясе Президенты бу кешенең казанышларын шулай югары бәяләде дип саныйм. Һәм бу, чыннан да, лаеклы. Бу күп нәрсә турында сөйли, - диде ул. - Юрий Михайлович эшләргә ярата иде, иң мөһиме — ул кешеләрне яратты. Мондый зур эштә кешеләрне яратмыйча мөмкин түгел, югыйсә, уңыш турында хәтта уйларга да кирәкми. Аның бөтен нәрсәдә эше бар иде. Менә шундый патриот иде ул. Безнең хәтердә шулай калачак та. Авыр туфрагы җиңел булсын».

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков 84 яшендә вафат булды.

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/official/10-12-2019/mintimer-sh-ymiev-yuriy-luzhkov-rossiya-mgyyate-tarihynda-lider-5699089

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев